Торак законнарын бозуларны бетерү турында заключение

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәре Декабристлар урамы, 160 нчы йортта яшәүче А.дан  торак-коммуналь хезмәтләренә түләү хисабыннан “ Казан шәһәре Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе”нә  артык күчерелгән 16054,84 сум акчаны бүлү турында  мөрәҗәгать керде.

  Татарстан Республикасының  95 нче 2000 елның 3 мартында гамәлгә кергән “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында”  законының 20 нче маддәсе нигезендә, Вәкил 16054,84 сум акчаны гражданка А.га кайтаруны яки  гариза бирүченең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычын реструктуризацияләүне тормышка ашыру турында язмача ризалыгын алуны тәкъдим итә.

  Күрелгән чаралар турында Вәкил заключение алган көннән алып 15 көн эчендә мәгълүмат бирүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International