Бүген безнең Аппаратта балачактан менталь тайпылышлары булган инвалидлар очраша торган проблемаларга багышланган киңәшмә уздырдык. Мөрәҗәгать итүчеләр инвалидларга күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатына һәм һәркем файдалана алырлык булмавына җитди борчылу белдерделәр. Табибларга язылу тәртибенә, белгечләр консультацияләрен оештыруга, шулай ук медицина ярдәме алырга кирәк булганда килеп чыга торган кыенлыкларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, киңәшмәдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялын оештыру, лагерьларда җәйге сменалар мөмкинлеген дә кертеп, шулай ук табиблар һәм социаль хезмәткәрләр өчен укыту семинарлары уздыру темасына да кагылдылар.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык сораулары контрольгә алынды. Без вәзгыятьне яхшырту өстендә эшләячәкбез һәм бу мәсьәләләрне күзәтеп баруны дәвам итәчәкбез.