Бүген Вәкаләтле вәкил коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләренә багышланган брифингта катнашты

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил  коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләренә багышланган брифингта катнашты. Төп тема 2024 елда «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук аның аша кергән мөрәҗәгатьләргә анализ булды.

«Халык контроле» системасы республикада инде 13 ел - 2012 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә ул чыннан да халык һәм хакимият органнары арасында кире элемтәнең кирәкле каналына әверелде. Система эшли башлаганнан бирле, 2024 ел йомгаклары буенча “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында барлыгы 687 388  мөрәҗәгать бастырылган, шулардан: 625 403 хәбәрнамә хәл ителгән.

2015 елдан системада «Коррупциягә каршы тору» юнәлеше гамәлдә - аның буенча 330дан артык мөрәҗәгать кергән, шуларның 298енә «Мөрәҗәгать хәл ителде» статусы бирелгән. Мондый хәбәрләрнең чагыштырмача аз булуына карамастан, практика күрсәткәнчә, коррупция характерындагы мәсьәләләр башка категорияләрдә - торак-коммуналь хуҗалыкта, төзекләндерүдә, юлларны ремонтлауда да күтәрелә. Алар барысы да игътибар үзәгендә.

Ышанам ки, «Халык контроле» системасын алга таба үстерү һәм анда гражданнарның үзләренең актив катнашуы - хакимият органнарының ачыграк, гаделрәк эшләвенең нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International