Хезмәт мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” эше нәтиҗәләре

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

   2014 елның 21 һәм 22 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  гражданнарның хезмәткә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан  халык өчен  телефон “кайнар линия”се эшләде.

   “Кайнар линия” барышында 69 мөрәҗәгать керде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, мәсьәләләрнең күбесе    эш хакын түләмәү, эш һәм ял вакытлары режимын  билгеләү, тиешледән тыш эшләү һәм ял, бәйрәм көннәрендә эшләү, файдаланылмаган чираттагы яллар өчен компенсацияләр түләү, икенче эшкә күчерүнең законга туры килү-килмәве кебек сорауларга кагыла иде. Шулай ук эшкә урнашу, зарарлы эшләрдә эшләгән өчен компенсацияләр билгеләү, бала карау чорында хатын-кызларның хокукларына кагылышлы мәсьәләләр дә бар иде.

    Һәр мөрәҗәгать буенча белгечләр гамәлдәге законнар нормаларына таянып аңлаттылар. Аерым алганда, хезмәт хакы түләмәү буенча  гражданнарга  Татарстан Республикасында дәүләт Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кушылды. Эш көне графигы, тиешледән тыш эшләгәнгә түләү мәсьәләләре буенча  белгечләр,  тиешледән тыш эшләгән, эш көне, ял режимы, ел саен түләнә торган чираттагы ялга түләү  күрсәтелгән  хезмәт килешүен  тагын бер кат карап чыгарга киңәш иттеләр. Еш кына, хезмәт килешүенә кул куйган  граждан, документ эчтәлеге белән тиешенчә танышмый, соңыннан хезмәт законнарын аңлату өчен төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

     Исегезгә төшерәбез, консультацияләрне  Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы яшь юристлар берлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты белгечләре бирде.

    Агымдагы елның 13-14 май көннәрендә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган   “кайнар линия” үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International