Бөгелмә һәм Баулы идарәче компанияләрен тикшерүләр

2014 елның 5 апреле, шимбә

2 һәм 3 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  Татарстан Республикасы дәүләт  Торак инспекциясе белгечләре, Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә  идарәче компанияләрне тикшерде.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре уңаеннан  тикшерү барышында төп игътибар: ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән  яки мәҗбүри рәвештә психиатр дәвалавына җибәрелгән затларны  теркәүдән төшерү, торак милекчеләре һәм ТСЖ әгъзаларының  гомуми җыелышын үткәрү тәртибен саклау ( Россия Федерациясе Торак Кодексының 45-48,145,146 маддәләренә ярашлы рәвештә) мәсьәләләренә юнәлтелде. Шулай ук  персональ мәгълүматлары булган (белешмә, күчермә һәм башкалар) документларны бирү һәм саклау, идарәче компанияләр тарафыннан  персональ мәгълүматларны электрон сайтларга урнаштырганда законны үтәү тикшерелде.

Тикшерү барышында  күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүләре шартларын үтәмәү, “номерсыз” квартирларда  яшәүчеләргә актлар төзү һәм башка кимчелекләр билгеләп үтелде. Тикшерү барышында  идарәче компанияләргә аларны бетерергә кушылды. Тикшерү материаллары буенча эш дәвам итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International