Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин бергәләп хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Кабул итү агымдагы елның 26 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында алдан язылу буенча үтте. 10 кеше мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “2013 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау турында”гы үзенең еллык докладында хезмәт хокукый мөнәсәбәтләр өлкәсендә кеше хокукларын саклау проблемасына туктала. Хезмәткә хокук кешенең иң мөһим конституцион хокукларыннан берсе. Лаеклы эш белән тәэмин итү – халык тормышы сыйфаты күрсәткечләренең берсе. Барлыгы 2013 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хезмәт законнары мәсьәләләре буенча 127 мөрәҗәгать кергән.
Гариза бирүчеләрнең шикаятьләре һәм башка мәгълүмат чыганаклары шуны дәлилли, хезмәт хокукый мәнәсәбәтләр өлкәсендә иң киң таралган хокук бозу – эш хакын вакытында түләмәү. Моннан тыш, 2013 ел эш хакы буенча бурыч арту белән дә истә калды. 2014 елның 1 гыйнварына республика предприятиеләрендә эш хакы буенча бурыч 4742 хезмәткәр алдында 119,8 млн. сум тәшкил итте. Иң күп бурычлылар авиатранспорт предприятиеләре:«Ак Барс Аэро» ААҖ- бурыч 35,3 млн. сум, «Авиакомпания Татарстан» ААҖ - 30,5 млн.сум.
Бу мәсьәлә буенча «Авиакомпания Татарстан» ААҖ хезмәткәрләре мөрәҗәгать итте. Компаниянең бортпроводниклары 2013 елның 1 декабреннән бирле эш хакын алмыйлар, 2013 елның февраленнән бирле профсоюз взнослары күчерелми. Эш бирүче персоналга якларның килешүе буенча эштән китәргә тәкъдим итә, әмма бу очракта эш хакы буенча, чираттагы ял буенча бурычларнытүләүне гарантияләми. Авиакомпания җитәкчелеге персоналны компенсация түләп, штатларны кыскарту юлы белән җибәрүдән баш тарта. Бу мәсьәлә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясендә эштә, берничә тапкыр «Авиакомпания Татарстан» ААҖ хезмәткәрләре белән дә очрашулар үткәрелгән. СәрияСабурскаягариза бирүчеләрнең язмача мөрәҗәгатен аерым контрольгә алды.
Шулайук кабул итүгә “Калинин-60” торак ширкәтендә эшләүчеләр дә килгән иде. Гариза бирүче хезмәт күрсәтүгә килешү буенча эшләгән, килешү срогы 2013 елның 31 декабрендә төгәлләнгән. Яңа килешү төзелмәгән, әмма гариза бирүче агымдагы елның 20 февраленә кадәр эшләп йөргән. Эш хакын алмаган. Евгений Костюшин гариза бирүчегә хезмәт килешүе һәм хезмәт күрсәтүгә килешү арасындагы аерманы аңлатты. Соңгысына карата подряд килешүе нормалары кулланыла, һәм бу очракта Хезмәт кодексы гражданнар хокукларын яклый алмый. Кабул итүдә булганнар фикеренчә, хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – судка мөрәҗәгать итү. Бу очракта эшләү( гариза бирүче ширкәттә урам җыештыручы булып эшләгән), шаһитларның гариза бирүченең эшләвен раславы, оешма хезмәткәре буларак 2НДФЛ белешмәсе хезмәт мөнәсәбәтләре билгеләре булып тора. Гариза бирүче суд аша түләнмәгән хезмәт хакын ала ала.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына җентекле аңлатмалар алдылар, берничә мөрәҗәгать алга таба чаралар күрү өчен контрольгә алынды.