«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында белдерүләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 4 645 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 469 буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан Казан шәһәренең Ямашев проспектындагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүендә яктырту торгызылды (№6458632);
Түбән Кама районы башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Урман урамындагы 5 нче йорт ишегалдында кече архитектура формасы урнаштырылды (№6457871);
Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан Бөгелмә шәһәренең 6 нчы балалар бакчасы янында печән чабылды(№6453569 );
Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы администрациясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 27/25а номерлы торак йорты ишегалдындагы парковканың юл билгеләрен яңарту эшләре башкарылды(6448194 номерлы).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 499;
"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 198;
“Йортны карап тоту” - 145;
“Тышкы яктыртуны оештыру” – 96;
“Юл хәрәкәтен оештыру” – 87.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.