Татарстан Республикасы көне белән котлау

2024 елның 30 августы, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты исеменнән сезне, хөрмәтле татарстанлылар, Татарстан Республикасы көне белән котларга рөхсәт итегез!

Бу бәйрәм күпмилләтле һәм күпмиллионлы халкыбызны үзенең кече Ватанына чиксез мәхәббәте белән берләштерә. Татарстан хаклы рәвештә гармония һәм татулык төбәге булып санала, анда 175 милләт һәм төрле конфессия вәкилләре дуслык һәм хезмәттәшлек атмосферасында яши.

 

Безнең республика - үз традицияләре, гореф-гадәтләре, җылы кунакчыллыгы, зур потенциалы, тәмле милли ризыгы һәм күңелле бәйрәмнәре булган актив үсеп килүче төбәк ул!

Бу көнне без республика һәм якташларыбызның казанышлары өчен аеруча горурланабыз. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Без Татарстанны бары тик бергә генә яшәргә, эшләргә һәм гаилә корырга уңайлы республика итәбез.

Бу бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иң изге теләкләр телим!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International