«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системага 4 568 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 520 буенча чаралар күрелде.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы администрациясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 51/04 номерлы торак йорт ишегалдында чокырлар ремонтланды(№6433244);
Яшел Үзән районы башкарма комитеты тарафыннан Яшел Үзән районы Осиново авылында Гайсин урамындагы 11 нче йортның подъездының 2 нче номерлы керү юлына ремонт ясалды (№ 6440828);
Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Ярослав Гашек урамындагы 7 нче йорт ишегалды территориясеннән эре габаритлы чүп-чар чыгарылган(№6449326);
Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан Казан шәһәренең Натан Рахлин урамындагы 3 нче йорт ишегалдында яктырту торгызылды( № 6438154).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 468;
"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 280;
“Йортны карап тоту” - 146;
“Тышкы яктыртуны оештыру” – 99;
“Юл хәрәкәтен оештыру” – 69.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.