Ел башында традиция буенча Питрәч районында гражданнар җыеннары уза, анда яшәүчеләр актуаль сораулар бирә, үз җирлекләрендәге һәм районнарындагы конкрет проблемаларны күрсәтә ала.
Бүген Мин Отар-Дуброво авыл җирлегендә халык җыенында катнаштым. Очрашу барышында җирле үзидарә органнары эше йомгаклары, шулай ук халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды, чөнки һәркемнең уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеге булуы, ә авыл җирлекләренең халык ихтыяҗларын исәпкә алып үсүе мөһим!