Бүгенге гражданнар җыены Питрәч районының Керәшен-Сәрдәсе авыл җирлегендә узды. Мондый очрашулар кысаларында Татарстанда яшәүчеләрнең үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирү, конкрет проблемаларны билгеләү һәм урында аңлатмалар алу мөмкинлеге бар.
Җыенда без җирлек өчен актуаль булган проблемалар турында фикер алыштык, гражданнарның сорауларына җаваплар бирдек. Кайбер мөрәҗәгатьләр алга таба эшләү өчен контрольгә алынды.
Очрашу азагында җирлекнең актив яшәүчеләрен билгеләп үттеләр. Питрәч районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән җирлекнең иҗтимагый тормышына сизелерлек өлеш кертүче волонтерлар, шул исәптән көмеш волонтерлар бүләкләнде.