Безнең Аппаратта гражданнарны шәхси кабул итү булды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Миңа республика халкы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте, шул исәптән махсус хәрби операциядә   югалган улын, әсирлектә булган тормыш иптәшен эзләү, социаль  ипотека торагын милеккә тапшыру, шулай ук торак урыннан куып чыгару белән бәйле.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде. Аерым сораулар эшкә алынды - алар буенча тиешле запрослар җибәреләчәк һәм алдагы гамәлләр билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итүгә 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International