2025 елның төп вакыйгалары: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эше йомгаклары

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

Без сезнең өчен 2025 елның төп вакыйгаларын тупладык, алар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты эшчәнлегенең мөһим этапларына әверелде:

• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды.

• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтына 25 ел тулды.

• «Кеше хокукларын яклауның хәзерге тенденцияләре: актуаль проблемалар һәм перспективалар» темасына Вәкаләтле вәкил институты оешуга 25 ел тулуга багышланган конференция үткәрелде.

• Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москалькова катнашында Идел буе федераль округы субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координация советының киңәйтелгән утырышы уздырылды.

  •  Кытай Халык Республикасында Азия Омбудсменнар ассоциациясенең директорлар Советының 26 нчы утырышында һәм Генераль Ассамблеясенең 18 нче утырышында катнаштым.
  •  Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Бөтенроссия Координация советының ике утырышында катнаштым.
  •  “Юриспруденция” юнәлеше буенча укучы Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары өчен  Казан шәһәренең Совет районы администрациясендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль уенын үткәрдек,  бу -  халыкны хокукый агартуның яңа форматы.
  •  Татарстанның төбәк  идарә үзәгендә Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак белән очрашуда катнаштым, анда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү системасын төзү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
  •  Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән берлектә уздырылган  территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре  семинар-киңәшмәсендә катнаштым.
  •  Хәрби эшелонны тантаналы озатуда катнаштым һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә китүче Татарстан Республикасы егетләрен озаттым, шулай ук 30 га якын хәрби частьтә булдык.
  •  Билгеле бер яшәү урыны булмаган затларның хокукларын яклауга һәм «эшче йортлары» эшчәнлеге белән бәйле проблемаларны анализлауга багышланган махсус доклад яздык.
  • 2026 елда безне Татарстан Республикасында Кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлдерелгән эчтәлекле һәм системалы эш көтә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International