Нәкъ менә мөрәҗәгатьләр аша без кешеләр очраша торган реаль проблемаларны күрәбез һәм безнең катнашу һәм өстәмә игътибар кайда таләп ителүен аңлыйбыз.
Сорауларны комплекслы һәм һәрьяклап карау өчен без гражданнарны шәхси, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергәләп, шулай ук күчмә кабул итүләр үткәрәбез.
2025 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан 50ләп шәхси, уртак һәм күчмә кабул итү уздырылган.
2025 елда безнең адреска барлыгы 8 401 мөрәҗәгать килде, шул исәптән «ГЛОНАСС+112»ЕГИС системасы аша.
Мөрәҗәгатьләрнең иң актуаль темалары арасында - махсус хәрби операциягә, торак хокукларын гамәлгә ашыруга, шулай ук медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр.
Сорауларыгыз булса яки хокукый консультация кирәк булса, сез һәрвакыт интернет аша безнең адреска мөрәҗәгать җибәрә аласыз, яисә шәхсән кабул итү кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына барып, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт.