"Батырлар. Татарстан геройлары" программасында катнашучылар белән бергә Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә булдык

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген без “Батырлар.Татарстан геройлары” программасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында стажировка узучы стажерыбыз Булат Нәҗипов белән бергә Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә булдык. Безгә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның стажеры Денис Басариев кушылды, ул шул ук программада катнаша.

Визит барышында без программада катнашучыларны наркотик һәм психотроп матдәләргә бәйлелектән интегүче хөкем ителгәннәр өчен реабилитация отрядлары эше белән таныштырдык. Алар дәресләрнең ничек оештырылуын, социаль җайлашу  өчен нинди ысуллар кулланылуын ачык күрә алдылар.

Моннан тыш, без колониядә тоту шартларын карадык һәм хөкем ителгәннәр белән эшне оештыру турында фикер алыштык. Мондый тәҗрибә “Батырлар.Татарстан геройлары” программасында катнашучыларга   иректән мәхрүм итү урыннарында кеше хокукларын яклау практикасы белән якыннан танышырга һәм бу эшнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International