Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Бөгелмәдә яшәүче гражданка И. дан, үзенең улы - хәрби махсус хәрби операция зонасында мина шартлап авыр яра алган граждан А. га карата мөрәҗәгать керде.
Граждан А. хәрби-медицина учреждениесенә җибәрелә, анда аның уң аскы очлыгын ампутациялиләр. Хәрби-табиблык комиссиясе бәяләмәсе буенча хәрби хезмәткәргә яраклылык категориясе «Г» билгеләнгән - 60 тәүлеккә вакытлыча хәрби хезмәткә яраксыз. Шуның белән бергә, сәламәтлеге торышы буенча граждан аскы очлыгын протезлауга, шулай ук психологик тернәкләндерү чараларын үткәрүгә һәм хәрби хезмәткә яраклылык мәсьәләсен хәл итү максатында кабат медицина тикшерүе өчен хәрби-табиблык комиссиясенә җибәрүгә мохтаҗ.
Бу хәлгә борчылып, без кичекмәстән Россия Федерациясе Оборона министрлыгына киләчәктә дәвалануны һәм тернәкләндерүне оештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткәр Самарага хәрби-табиблык комиссиясен стационар шартларда узу өчен җибәрелгән. Шуннан соң хәрби хезмәткәр протез ясау өчен махсуслаштырылган госпитальгә җибәреләчәк.