Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларына багышланган утырыш узды

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларына багышланган утырыш узды. Анда  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Билгеләп үтелгәнчә, 2025 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты якынча 3,7 трлн сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы 110,7% ка җиткән, ә инвестицияләр күләме 660 млрд сумнан артып киткән. Икътисад үсешенә төп өлешне эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, кулланучыларга кредит бирүне киметү шартларында уртача кулланучылар активлыгы, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләре кертте.

Фаразланган чорда илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар биреләчәк. Предприятиеләрнең өзлексез эшләве, сату базарларын киңәйтү, технологик үсеш һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру фаразланган күрсәткечләрне үтәүдә мөһим факторлар дип аталды.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов утырыш кысаларында яңгыраган параметрларны бюджет буенча алга таба эшләү өчен нигез итеп алырга тәкъдим итте.

Республика рәисе шәһәр һәм район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, финанс министрлыгы белән килештерелгән параметрлардан тайпылмаска өндәде.

«Барлык чыгым вәкаләтләре реаль керем чыганаклары белән ныгытылырга тиеш, балансланган бюджетларны кытлыксыз расларга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International