Татарстан Иҗтимагый палатасында сайлауларны җәмәгать күзәтүе Штабы һәм Ситуация үзәге эшли

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны җәмәгать  күзәтүе Штабы һәм Ситуация үзәге эшли.

Бүген мин анда гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча  Совет әгъзасы, Санкт-Петербург Закон чыгару Җыелышы депутаты Александр Малькевич белән бергә булдым.

Без республика муниципаль районнары белән видеоэлемтәдә катнаштык. Сайлау участокларында эшнең ничек оештырылуы, гражданнарның кәефе нинди булуы, аз хәрәкәтләнүче сайлаучылар һәм халыкның махсус шартларга мохтаҗ башка категорияләре өчен тавыш бирүнең ничек тәэмин ителүе турында үзебез күреп белдек.

Штаб эше республикада сайлаулар барышы турында актуаль мәгълүматны реаль вакыт режимында алырга һәм барлыкка килгән сорауларга вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International