Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоны эшли.
Хәзерге вакытта инде 20 шалтырату килгән. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигездә сайлау участокларының адресларын төгәлләштерүгә кагыла. Шулай ук депутатның сайлау участогында күзәтүче сыйфатында булуы һәм тавыш бирүчеләрнең гомуми исемлегендә тәртип номерын бирүдән баш тартуның законлы булу - булмавы турында сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, үз сайлау участогының номерын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтыннан мөстәкыйль рәвештә белергә мөмкин (izbirkom.tatarstan.ru/) «Актуаль мәгълүмат» бүлегендә яки безгә «кайнар элемтә»гә шалтыратып.
Тору урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеге 2025 елның 10 сентябренә кадәр «Госуслуги» порталы аша гариза бирү юлы белән бирелде. Хәзерге вакытта участокны алыштыру каралмаган, һәм тавыш бирү бары тик теркәлү урыны буенча гына мөмкин.
Бөтен республика буенча тавыш бирү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре игътибарында уза, алар шулай ук күзәтүдә катнашалар. Хәзерге вакытта хокук бозулар ачыкланмаган, процесс закон таләпләре нигезендә уза.
Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең СИЗО-3, СИЗО-4 һәм СИЗО-5 сайлау участокларында да катнаштылар. Хокук бозулар шулай ук теркәлмәгән.
📞 "Кайнар линия" телефоннары:
- Whatsappка шалтыратулар һәм хәбәрләр өчен - +7 (917) 220-94-36,
- WhatsApp хәбәрләре өчен - +7 (960) 049-68-14.