Минем адреска Бөгелмәдә яшәүче гражданка А. мөрәҗәгате килде. Ул тормыш иптәшен, кече сержантны, гражданин И. ны Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт узу өчен махсус хәрби операция зонасыннан кайтаруда ярдәм сорады.
Без мөрәҗәгатьне тиз арада карадык һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы адресына тиешле хат юлладык. Россия Федерациясе оборона министры күрсәтмәләре нигезендә, якын туганнар булган хәрбиләрне махсус хәрби операция кысаларында хәрби бурычларны үтәү өчен бер үк вакытта җибәрү тыела.
Мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча Россия Федерациясе Оборона министрлыгында кече сержант И.ның махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкасын туктату һәм Забайкалье краендагы хәрби частьнең даими дислокация пунктына җибәрү турында карар кабул ителде.
Вакытында тикшерү нәтиҗәсендә без гаделлекне торгыза һәм хәрби хезмәткәрнең хокукларын үтәүне тәэмин итә алдык.