Бүген “Халык контроле” системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча категорияләр модераторлары белән киңәшмә үтте

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча «Халык контроле» системасы  категорияләре модераторлары белән киңәшмә уздырдык.

2025 елның беренче яртыеллыгында төрле кире элемтә каналлары аша барлыгы 147 500 мөрәҗәгать һәм хәбәрнамә кергән. Шулардан 45 957 - «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша, 47 097 – “Дәүләт хезмәтләре”. Бергә хәл итәбез" платформасы аша, 54 428 - «Инцидент Менеджмент " системасында.

Быел эшнең яңа юнәлешләре дә барлыкка килде. Әйтик, наркотик чараларның законсыз әйләнеше һәм пропагандасы, шулай ук курьерлар яки «дропперлар» тарафыннан «тиз акча эшләү» рекламасы белән бәйле ябык категорияләр кертелде. Әлеге категорияләрнең модераторы итеп Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнде.

Кире элемтә платформасына дәүләт медицина оешмалары тоташтырылган, бу мөрәҗәгатьләрне карау вакытын кыскартырга һәм оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, «Инцидент Менеджмент» системасында яңа күрсәткеч расланган - хәбәрләрнең хәл ителеше, ул агымдагы елда хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кулланыла.

Без шулай ук әлегә хәл ителмәгән, эштә булган яки инде үтәлгән мөрәҗәгатьләрне дә карадык. Киңәшмә йомгаклары буенча модераторларга җаваплы башкаручылар белән активрак эшләргә киңәш иттек: срокларның үтәлешен күзәтергә, республика программаларына гаризаларны кертергә, башкару дисциплинасын күтәрергә. Системалы проблемалар булганда, муниципаль берәмлекләрдән җаваплы башкаручылар катнашында уртак эш киңәшмәләре уздырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International