“Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча Биектау районында киңәшмә

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча киңәшмәләрне без республика халкы мөрәҗәгатьләре белән эшне яхшырту һәм алар күтәргән мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен даими рәвештә үткәрәбез.

Бүген мондый киңәшмә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм «ПЖКХ “ИК” ҖЧҖ төбәк операторы вәкилләре катнашында Биектау районында узды. Киңәшмә кысаларында без гражданнарның 47 мөрәҗәгатен карадык. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасына муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, территорияләрне комплекслы төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, тышкы яктырту урнаштыру, контейнер мәйданчыгы төзү, каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм башка актуаль мәсьәләләр керә.

Фикер алышу йомгаклары буенча җаваплы башкаручыларга килгән хәбәрнамәләрне сыйфатлы һәм вакытында үтәргә, аларга оператив җавап бирергә һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә формаль җавап бирмәскә киңәш бирелде.

Әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен тикшереп тору дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International