Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру-безнең эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар еш кына уңайлы һәм имин көндәлек тормыш өчен кирәкле шартларга кагыла.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына «ГЛОНАСС+112» системасы аша Лениногорск шәһәрендә яшәүче гражданин, I төркем инвалидтан мөрәҗәгать килгән. Ул инвалид коляскасын саклау өчен махсус будка урнаштыру буенча элек кабул ителгән карарны гамәлгә ашыруда ярдәм сорады.
Мәсьәлә инде шәһәр администрациясе дәрәҗәсендә каралуга һәм эшләр 2025 елның 1 июнендә үк тәмамланырга тиеш булуга карамастан, идарәче оешма җайланманы куюдан баш тарта.
Без Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетына әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Безнең уртак эшебез йомгаклары буенча «Коммунальник» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешмасы күпфатирлы йортның йорт яны территориясендә инвалид коляскасын саклау өчен металл будка урнаштырды.