Фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үтте

2025 елның 22 августы, җомга

Иннополиста Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Очрашуның төп темасы  “Заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары”.

Киңәшмә кысаларында педагогик коллективларның узган уку елындагы эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Республикада мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау дәвам итә, шулай ук балалар бакчаларын һәм көллиятләрне яңарту планлаштырыла. Ел башыннан хезмәт һәм ОБЖ кабинетларын, ә киләсе елда рәсем сәнгате, музыка һәм физика кабинетларын җиһазлау башланды. 2027 елга кадәр 879 мәктәптә яңа хезмәт кабинетлары һәм ОБЖ кабинетлары барлыкка киләчәк, бу максатларга 285 млн сум юнәлдереләчәк.

Мәгариф сыйфатына аерым игътибар бирелде. Чыгарылыш укучыларының табигый-фәнни дисциплиналар һәм инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуы артты, физика, химия, биология, профильле математика һәм информатика буенча БДИда катнашучылар саны артты. Педагогик югары уку йортларына керүгә кызыксынуның артуы да күзәтелә.

1 сентябрьдән Татарстанның мәктәп чатлары Max милли мессенджерына күчереләчәк. Татарстан бу инициативаны гамәлгә кертү буенча илнең алты сынау регионы арасына керде.

Педагогларга ярдәм итү эшнең мөһим юнәлеше булып кала. Рөстәм Миңнеханов педагогларга, шул исәптән яшь укытучыларга өстәмәләрне арттыру турында карар кабул итте. Моннан тыш, балалар бакчалары педагоглары һәм тәрбиячеләре өчен яңа грантлар барлыкка киләчәк. Укытучыларга ярдәм итүнең башка чаралары да күздә тотыла – барлыгы бу максатларга  1 млрд сумнан артыграк акча бирелә.

Агымдагы елда шулай ук мәгариф системасына турыдан - туры бәйле өч яңа илкүләм проект - «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» буенча эш башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International