Питрәч районында эшне дәвам итеп, Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов белән берлектә «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша килүче гражданнарның хәбәрнамәләрен карау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрдек.
Киңәшмәдә гражданнардан барлыгы 31 мөрәҗәгать каралды. Мөрәҗәгатьләр еш кына юл хәрәкәтен оештыру, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм модернизацияләү, тышкы яктыртуны оештыру, территорияләрне комплекслы төзекләндерү, шулай ук муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылды.
Киңәшмә йомгаклары буенча җаваплы башкаручыларга гражданнарның шикаятьләренә тизрәк җавап бирергә, килгән хәбәрнамәләрне сыйфатлы итеп үтәргә һәм алар белән эшләгәндә формаль якын килүне булдырмаска киңәш ителде.
Гражданнарга ярдәм итү һәм аларның мөрәҗәгатьләренә игътибар итү кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен һәрвакыт мөһим шартлар булып кала