Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» узды.
Гражданнарга «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, «ТР ДОСААФ» төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы, “Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе, “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» вәкилләре җавап бирде.
📞 «Кайнар элемтә» кысаларында 50ләп мөрәҗәгать керде. Гражданнарның сораулары төбәк түләүләре булмауга һәм яраланган өчен түләүләр булмауга, шул исәптән «Вагнер» ЧВК өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хакы тоткарлануга, хәрбиләрнең балалары белем алуга, хәбәрсез югалганнарны эзләүгә, катнашучыларга ташламалар алуга, реанимациядә булган улының хәлен ачыклауга, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы таныклыгын алмауга, шулай ук «Хәрби батырлык өчен» медален алмауга, медицина ярдәме күрсәтүгә, балаларга социаль ярдәм чараларына кагылды.
Һәрбер мөрәҗәгать эшкә алынды һәм компетентлы органнар белән бергә эшләнәчәк.
«Кайнар элемтә» эшендә шулай ук “Батырлар. Татарстан Геройлары" кысаларында стажировка үтүче Булат Нәҗипов катнашты. Бу программа махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында стажировка узуларын күздә тота. Хәзер Булат безнең Аппаратта стажировка үтә һәм бүген безнең белән гражданнарга консультацияләр бирде.
Бүгенге көндә яклаучыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим. Аларның проблемаларына игътибар һәм ярдәм күрсәтергә әзер булу - ул безнең уртак бурычыбыз һәм илнең иминлеген һәм киләчәген яклаучыларга рәхмәт белдерү бурычы.