Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау - Вәкаләтле вәкил өчен иң мөһим бурычларның берсе

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген эш визиты белән Самара өлкәсенә киләм, анда Татарстан Республикасы егетләре хәрби хезмәткә алынган берничә хәрби частьтә булам. Мондый практика 2011 елдан алып барыла.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Геройлар вакыты» федераль программасы кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында стажировка узучы  Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, шулай ук Самара өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Елена Лапушкина белән бергә  хәрби частьтә булдык.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм часть командованиесе белән очраштык, егетләр белән аралаштык, аларның хезмәт шартлары белән таныштык. Частьта лаеклы шартлар тудырылган, заманча медицина үзәге, шул исәптән стоматолог кабинеты эшли.

Шуны да искәртәсе килә, Татарстанда шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар» -  махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү программасы эшли. Ул дәүләт идарәсе системасында ветераннарның карьера үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында катнашучылар КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында укып, аннары дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында стажировка узалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International