Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Аларның хокукларын вакытында яклауны һәм законнарда каралган ярдәм чараларыннан файдалануны тәэмин итү бик мөһим.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Арча шәһәрендә яшәүче гражданка И.мөрәҗәгате килде. Ул хәрби контракт төзегәндә ире - Түбән Новгородта контракт төзегән хәрби хезмәткәр М. тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган төбәк түләвен алуда ярдәм итүне сорады.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан без хезмәттәшебезгә - Түбән Новгород өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иттек. Уртак эш нәтиҗәсендә уңай карарга ирешелде. Шулай итеп, хәрби хезмәткәрнең исәп-хисап счетына Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәтенең 86 номерлы карары белән каралган 800 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, шулай ук Түбән Новгород шәһәре хакимиятенең 4456 номерлы карары нигезендә 305 000 сум күләмендә өстәмә түләү күчерелгән.
Без яклаучыларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүне дәвам итәчәкбез!