Инвалид балаларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең яңа дәресләр циклы башланды

2025 елның 15 августы, җомга

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү - ул социальләшү, аралашу күнекмәләрен үстерү, үз сәләтләрен ачу һәм үзеңне җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге.

Инвалид балаларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең яңа дәресләр циклы башланды, һәм бүген «Белем букчасын җыябыз: уку елына әзерлек, инвалидлык төркемен рәсмиләштерү һәм ПМПК узу тәртибе» темасына беренче дәрес узды. Матур традиция буенча дәресне безнең  җәмәгатьчелек  ярдәмчебез - АРСИ рәисе Марина Григорьева белән бергә үткәрделәр, ә лектор сыйфатында ТР ПМПК үзәге директоры Наталья Ермолаева чыгыш ясады.

Без, ПМПК ничек эшләве, эш регламенты, законнардагы яңалыклар, төп юнәлешләр һәм ата-аналарга бәяләмә алу өчен кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында җентекләп фикер алыштык. Дәрес тәмамлангач, тыңлаучылар үзләренең сорауларын бирделәр, алар ПМПКга язылу мөмкинлегенә, беренче сыйныфка кергәндә  комиссиягә  юллама алуга, әгәр мәктәп өйдә укытуга күчәргә тәкъдим итсә, ата-аналарның гамәлләренә, ПМПКда Векслер тестын куллануга, мәктәп киңәше буенча ПМПК бәяләмәсен иртәрәк алуга, шулай ук ПМПК бәяләмәсе белән кайсы сыйныфка кадәр укырга мөмкин булуга кагылышлы иде.

Очрашуның ата-аналар өчен файдалы һәм актуаль булуын күрү шатлыклы. Алда барлык катнашучылар өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле булачак яңа дәресләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International