Хөкем ителгәннәргә аларның хокукларын яклауда һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү - хокук яклау эшенең мөһим өлеше. Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «1 нче төзәтү үзәге» ФКУда хөкем ителгәннәр өчен “Хокукый ярдәм көне” уздырдылар.
Гражданнарга Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Казан шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус консультацияләр бирде.
Хөкем ителүчеләр бүләкләнү, элек салынган барлык җәзаларны бетерү, УДО буенча азат итү, чыкканнан соң алга таба социализацияләү һәм адаптацияләү, мәҗбүри эшләрдән төзәтү эшләренә җәза төрен үзгәртү, III группа инвалидлык белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Бер мәсьәлә дә игътибарсыз калмады, һәркемгә аңлатма бирделәр.
Һәр кешенең, хәтта иректән мәхрүм итү урыннарында булган кешенең дә, таянычы булуы һәм аның хокуклары игътибарсыз калмавын аңлавы бик мөһим.