Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Күптән түгел безнең адреска Питрәч районында яшәүче гражданка С. дан аның элекке ире мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать килде. Граждан А. ир ялгыз яши, психик тайпылышлардан интегә һәм махсуслаштырылган учреждение шартларында даими карауга мохтаҗ. Үзе җитди авыруга дучар булган гражданка С. ирен тулысынча тәрбияли алмаган.
Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, граждан А. психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортка урнашу өчен чиратта торган, әмма ике айдан артык аның чираты алга китмәгән.
Граждан А. хокукларын яклау өчен без кичекмәстән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына граждан А.ны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә вәзгыятьне хәл итүгә ирешелде -граждан А. «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яңа Чүриле интернат-йорты»да социаль хезмәтләр алучы булды.
Без вәзгыятькә оператив рәвештә кушыла һәм кешегә кирәкле кайгырту һәм ярдәм алырга ярдәм итә алуыбызга шат.