Бүген Татарстанда быел җәй башланган “Яшь парларга грантлар” конкурсының беренче җиңүчеләрен бүләкләүдә катнаштым. Тантана Казан Кремле территориясендә узды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы башлап җибәргән мондый конкурсның Россиядә аналогы юк һәм ул беренче тапкыр үткәрелә. Әлеге инициатива кысаларында никахлашучы яшь парлар туй тантанасын махсус тематик форматта уздыру өчен 100 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.
Бүген 20 пар грантлар алды. Алар арасында -катнаш никахтагы гаиләләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен берләштерүче парлар бар. Конкурска гаризалар бик күп килде, һәм аларның һәркайсы соклануга лаек. Ел ахырына кадәр грантларны 80 яңа гаилә алачак.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм! Сезгә нык гаилә, бер-берегезгә хөрмәт, үзара аңлашу һәм бәхет телим, бу бәхет сезнең бергә яшәгән елларыгыз белән генә артачак.