Казан шәһәрендә “эшчеләр йортлары” эше белән таныштылар

2025 елның 5 августы, сишәмбе

ГЛОНАСС+112  системасы аша катлаулы тормыш хәленә эләккән һәм «эшчеләр йортларында» булган затларның хокукларын бозу ихтималы турында системалы рәвештә хәбәрләр килү сәбәпле, мондый объектларның эшчәнлеге белән танышу турында карар кабул ителде. Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм полиция бүлеге вәкилләре белән бергә без, Казанда «эшчеләр йортлары» оештырылган ике фатирда булдык.

Сәфәрнең максаты «эшчеләр йортлары» эшчәнлегенең ничек оештырылуы, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең нинди шартларда яшәве һәм аларга чыннан да нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында объектив күзаллау алу иде.

Анда яшәүчеләрдән шикаятьләр килмәде, әмма тикшерү барышында аерым хокук бозулар теркәлде. Еш кына «эшчеләр йортлары»на  берьюлы 10 дан 20гә кадәр кеше яши торган гади фатирлар арендага алына икән, шуның нәтиҗәсендә биналарда антисанитария билгеләре теркәлгән. Моннан тыш, визит барышында башка проблемалар да ачыкланды, мәсәлән, «эшчеләр йортларын» юридик затлар буларак рәсми теркәүнең булмавы, шулай ук яшәүчеләр белән хезмәт килешүләренең булмавы.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә «эшчеләр йортлары» эшчәнлеген җайга сала торган норматив-хокукый база юк, бу ачыкланган хокук бозуларга китерә. Без Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм полиция бүлеге вәкилләре белән берлектә мондый объектларның эшчәнлеген өйрәнү эшен дәвам итәчәкбез. Киләчәктә Татарстан Республикасы законнарына конкрет тәкъдимнәр эшләү һәм кертү максатында Вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында карау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International