Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!

Безнең адреска СИЗО-5тә утыручы хөкем ителгән С.үзенең әнисе - гражданка О. мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, инсульт кичергәннән соң һәм баш миенә берничә операция ясаганнан соң, ул «Түбән Кама үзәк район хастаханәсе»ндә  невролог-табиб консультациясенә мохтаҗ булган, әмма кабул итүгә мөстәкыйль рәвештә языла алмаган.

Мөрәҗәгать итүченең әнисенең хокукларын яклау максатыннан, без,  «Түбән Кама үзәк район хастаханәсе»  баш табибына әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Гражданка О. ның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, без кабул итүне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә оештыруны сорадык.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә тиешле ярдәм күрсәтелде. Гражданка О. белән хастаханә хезмәткәрләре элемтәгә керде һәм аны неврологка кабул итүгә язды. Уңай нәтиҗәгә ирешүебезгә шатмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International