Бүген без - XX гасырның иң фаҗигале һәм канкойгыч вакыйгаларының берсе булган Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган миллионлаган Россия солдатлары һәм офицерларын искә алабыз, хөрмәт күрсәтәбез.
Европаның иң эре державалары арасында хәрби конфликт буларак башланып, Беренче бөтендөнья сугышы тиз арада глобаль масштабтагы һәлакәткә әверелде. Безнең халык Көнчыгыш Пруссия, Карпат, Галиция сугыш кырларында моңарчы күрелмәгән батырлык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәтте. Миллионнан артык Россия сугышчысы сугыштан әйләнеп кайтмаган.
Безнең изге бурычыбыз - бу хәтерне саклау. Аны киләчәк буыннарга, безнең уртак тарихыбызның бер өлеше буларак, тынычлык бәясе һәм кеше тормышын яклау кирәклеге турында искә төшерү буларак тапшырырга. Каһарманнарыбызга мәңгелек дан!