Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре белән эшләүне оештыруга багышланган семинар-киңәшмә узды

2025 елның 18 июле, җомга

Бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре белән эшләүне оештыруга багышланган семинар-киңәшмә уздырдык. Семинар видеоконференция форматында узды. Фикер алышуда муниципаль районнар башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, фондның социаль координаторлары һәм районнардагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләрем катнашты.

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк мин дә, Аппарат хезмәткәрләре дә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләргә җәлеп ителдек. 2022 елдан башлап безнең адреска  катнашучыларның үзләреннән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 7700 дән артык мөрәҗәгать килде. Аларның һәрберсен без кыска вакыт эчендә карадык һәм мөрәҗәгать итүчеләргә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Республика Хәрби комиссариаты, шулай ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән хезмәттәшлектә ярдәм итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрдек.

Федераль структуралар белән координацияләнгән эш нәтиҗәсендә без әсирлектән ватандашларыбызны кайтара алдык, хәрбиләрнең кайда булуын ачыкладык.

Бүген Татарстанның һәр районында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды бар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре, һәлак булганнарның тол хатыннары, туганнары фондның социаль координаторлары булып торалар һәм ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.

Без гамәлдәге ярдәм чараларының ничек эшләве турында фикер алыштык. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы 130дан артык федераль закон кабул ителгән инде. Барлык чаралар турында мәгълүмат «Госуслуги» порталында тупланган, шулай ук Татарстанның «Забота о своих» ресурсында урнаштырылган.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтүгә аерым тукталдылар. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды хәйриячеләр белән берлектә, балаларга укудагы кимчелекләрне бетерү өчен репетиторлар белән мәктәп программасын үзләштерергә ярдәм итә торган проектларны гамәлгә ашыра.

Очрашу нәтиҗәләре буенча төп бурычлар билгеләнде, алар өстендә алга таба да эзлекле рәвештә эшләячәкбез. Бу мөһим юнәлештә актив уртак эшне дәвам итәчәкбез, яклаучыларыбызның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International