"Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасында эш

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, көн саен системага керүче  мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.

Июль башыннан системада 7 275 мөрәҗәгать бастырылган, 2 899 буенча барлык кирәкле чаралар күрелгән.

“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән хәбәрнамәләр буенча җаваплы башкаручылар тарафыннан кабул ителгән оператив карарларга мисаллар китерәм:

- “Водоканал” МУП хезмәткәрләре Казанның Чишмәле урамындагы тротуарны торгызу мәсьәләсен хәл иттеләр (№ 6904236).

- Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе Казанның Батыршин урамындагы агачларда күп санлы корткычлар турында 6932450 номерлы шикаятькә оператив җавап бирде һәм агачларны химик препаратлар белән санитар эшкәртү үткәрде;

- Яр Чаллы шәһәренең «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП «Автобус тукталышы» юл билгесен кую мәсьәләсен хәл итте (№ 6916511);

- Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты көче белән 6920645 номерлы хәбәрнамә буенча Олы Качка авылында тротуар ремонтланды;

- Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан, «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган 6921614 номерлы хәбәрнамә буенча, Казан шәһәренең Әнәс Таҗетдинов урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл билгеләре яңартылды;

- «Әлмәт-Водоканал»  6907073 номерлы хәбәрнамә буенча Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында Совет урамындагы тротуарны яңартты;

- Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәләре күпфатирлы йортның домофоны  төзек булмаган ишекне төзәттеләр( № 6950662 );

Түбән Кама шәһәренең  «Торак» ИК ҖЧҖ 6953115 номерлы хәбәрнамә буенча гомуми коридорны кулланылмый торган мебель өеменнән чистарту чараларын күрделәр;

- Казан шәһәре Совет районы РЖУ ИК ҖЧҖ күпфатирлы йорт подъездындагы ватык яктырткычларны алыштыру буенча эшләр башкарды (№ 6960726).

Татарстан Республикасында яшәүчеләр ай башыннан түбәндәге категорияләр буенча иң актив мөрәҗәгать иттеләр:

🔹 "Төзекләндерү һәм инфраструктура» - 3590, шул исәптән «Территорияне комплекслы төзекләндерү» кысаларында – 2 692; «Торак-коммуналь хуҗалык» кысаларында - 647, шуларның 436сы «Йортны карап тоту» мәсьәләләре буенча хәбәрнамәләр;

🔹 “Юллар” - 2 149, шул исәптән  түбәндәге сораулар буенча:

“Юл хәрәкәтен оештыру” – 604,

“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау”  - 1 500.

Сезнең һәркайсыгыз, «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» системасына гариза биреп, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга һәм республикабызда яшәүчеләрнең  тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International