Бүген Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, шәһәр прокуратурасы вәкилләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов белән берлектә «Халык контроле» системасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен үтәү буенча киңәшмә уздырдык.
Киңәшмә барышында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү срокларының озакка сузылуына игътибар ителде. Әлегә кадәр 2016-2018 елларга караган хәл ителмәгән мөрәҗәгатьләр кала - нигездә юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча. Ярты ел йомгаклары буенча Бөгелмә районы буенча хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше 66% тәшкил итә.
Җаваплы башкаручыларга мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә якын килүне яңадан карарга, гражданнарның шикаятьләренә тизрәк җавап бирергә һәм белдерүләрне сыйфатлы үтәргә киңәш бирелде.
Шулай ук сәфәр кысаларында «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ндә булдык һәм медицина персоналы белән очрашу уздырдык. Төрле кире элемтә каналлары аша халыктан килә торган мәсьәләләрне карадык.
Кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булу һәм урыннарда җаваплы эшләү генә гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырта алачагына ышанам.