ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белән берлектә брифинг булды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белән бергә «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә уртак брифинг уздырдык. Сайлаучыларның хокукларын яклау, участокларның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү һәм барлык дәрәҗәдәге сайлауларга әзерлек турында фикер алыштык.

Сайлау хокукы - гражданның төп хокукларының берсе. Җәмгыять файдасына эшләүче институтлар буларак, безнең бурыч - һәр кеше, яшенә, сәламәтлегенә, яшәү урынына карамастан, бу хокуктан ирекле файдалана алсын өчен эшләү.

Шунысы куанычлы, республикада гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен тоткарлыклар эзлекле рәвештә бетерелә. Сайлау участокларының 94% ы биналарның беренче катларында урнашкан. 2025 елда 1240 участок инвалид коляскаларын кулланучы сайлаучылар өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак, Брайль трафаретлары, эре шрифтлы мәгълүмати материаллар, шулай ук сурдотәрҗемәче белән видеоэлемтә барлыкка киләчәк.

Тикшерү изоляторларында булганнарга да аерым игътибар бирелә. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  белән берлектә, тавыш бирүчеләрнең хокуклары анда да тәэмин ителсен өчен, вакытлы сайлау участоклары яңадан оештырылачак.

Инде хәзер үк без эшнең дөрес юнәлештә баруын күрәбез -участокларның уңайлылыгы арта, сайлаучыларның барлык категорияләре өчен шартлар тудырыла. Һәр кеше чыннан да үз сайлау хокукын тормышка ашыра алсын өчен, бу эшне дәвам итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International