Бүген Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Үзбәкстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары О.С.Абдуллаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашуда катнаштым.
Очрашу бик эчтәлекле килеп чыкты. Сәнәгать, мәгариф, мәдәният һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Соңгы елларда безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлек сизелерлек артты. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 376 миллион доллардан артып киткән.
Мәгариф һәм милли мәдәниятләргә ярдәм өлкәсендәге багланышларга аерым игътибар бирелде. Бүген Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 2700дән артык студент белем ала, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе актив эшли.
Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне алга таба үстерү перспективалары, машина төзелешендә һәм нефть химиясендә хезмәттәшлекне ныгыту, алдынгы технологияләр өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.