Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Күптән түгел безнең адреска Казанда яшәүче граждан К.мөрәҗәгате килде. Мөрәҗәгать итүче Ф. Әмирхан урамындагы 32 нче йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгында яңгыр системасының һәм өслекнең канәгатьләнерлек булмавы турында хәбәр итте. Шулай ук территорияне җыештырмау, узган елдан бирле җыелмаган яфраклар һәм ботаклар булу, шуның аркасында мәйданчыкның өслеге бозылу мәсьәләләре дә күтәрелде. Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә яңгыр канализациясе кырыйлары аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен куркыныч тудырганлыгы күрсәтелгән.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан без билгеләнгән проблемаларны хәл итү өчен Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Безнең мөрәҗәгать нәтиҗәсендә барлык кирәкле чаралар күрелде. Шулай итеп, йорт яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын җыештырдык, ә «Главтатдортранс» ДКУ көче белән яңгыр рәшәткәсе тиешле хәлгә китерелде.