Бүген А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм бу өлкәдә законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, илдә миграция законнары актив камилләштерелә. 2024 елда законсыз миграциягә каршы көрәшкә һәм миграция сәясәтен яңартуга юнәлдерелгән 14 яңа федераль закон кабул ителде. Соңгы яңалыклар арасында - биометрик идентификациядән башка элемтә хезмәтләрен күрсәтүне тыю һәм дактилоскопия узу турындагы мәгълүматларны белешмәләр регистрына кертү.
Татарстан хезмәт мигрантлары өчен кызыклы төбәк булып кала. Республикада 110 меңнән артык чит ил гражданы яши, аларның яртысы эшкә урнашу максатында килгән. Милли-мәдәни автономияләр законнардагы үзгәрешләрне активрак аңлатырга һәм ватандашларга ярдәм күрсәтергә тиеш.
Очрашуда республика рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга аерым игътибар бирелде. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә тәкъдим итә, дип искәртте һәм Рөстәм Миңнехановка «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан теләктәшлек күрсәтелүе турында хәбәр итте. Ул шулай ук республиканың милли хәрәкәте активын сайлау кампаниясендә катнашырга чакырды.
Чит ил гражданнары белән эшләү турында ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин сөйләде. Социаль һәм мәдәни адаптация үзәге мигрантларны законнар, традицияләр һәм хезмәт хокуклары белән таныштыручы предприятиеләрдә күчмә курслар башлады инде.