«Батырлар. Герои Татарстана» махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен кадрлар программасы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды

2025 елның 5 июле, шимбә

Бүген Казан федераль университеты мәйданчыгында махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен кадрлар программасы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды. Программа Россия Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «Геройлар вакыты» федераль инициативасы аналогы булып тора.

Катнашуга 1,6 меңнән артык кеше гариза биргән. Программага иң яхшылар - биремнәрне үтәү йомгаклары буенча максималь нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сайлап алынды. Утырышта катнашучылар арасында 14 кеше - Батырлык ордены кавалерлары, ә аларның берсе ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры.

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнгән проект дәүләт идарәсе системасында  махсус хәрби операция  ветераннарының карьера үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Сайлап алу өч этапта үтте: анкета, тест һәм әңгәмә.

Татарстан Республикасы Рәисе сугышчыларның дәүләт көн тәртибендә булган вакыйгада катнашу әһәмиятен ассызыклады, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә аларның ролен билгеләп үтте:

"Безнең бурыч - хәрбиләрнең, махсус хәрби операция ветераннарының гаиләләренә ярдәм итү, төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны барыннан да бигрәк сез аңлыйсыз. Шуңа күрә безнең командада тиешле тәҗрибәле кешеләр булу бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз!"- диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International