Июльдән Россиядә яңа законнар үз көченә керә: нәрсәне белү мөһим
📌 Түбән керемле кешеләр өчен социаль кертем
1 июльдән яшәү минимумыннан түбән керемле россиялеләр иң югары ставка буенча вклад ача алачак. Мондый счетка 50 мең сумнан да артык салырга ярамый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.
📌 Процессуаль документларны “дәүләт хезмәтләре”ндә алырга мөмкин булачак
Гаризаларны, үтенечләрне һәм башка документларны хәзер онлайн — дәүләт хезмәтләре һәм башка электрон системалар аша бирергә мөмкин, әгәр суд һәм органнарның техник мөмкинлеге бар икән.
📌 Диверсияләргә катнашы булганнарның акчасына тыю салына
5 июльдән ведомствоара координацияләү органы диверсия эшчәнлегенә катнашы булган затларның счетларын яба һәм мөлкәтен ала алачак.
📌 Шәхси предприятиене законсыз теркәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар
Җинаять кодексында ялган затлар аша шәхси предприятиеләрне теркәүчеләр өчен җәза барлыкка килде: 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү.
📌 Суд йөкле хатыннарга карата кешелеклерәк булачак
Әгәр саксызлык аркасында, йә белә торып зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять кылынган булса, судлар йөкле, ялгыз ата-аналарга һәм 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына җәзаны кичектерүне саклый алачак.
📌 Дропперларны алты елга утырта алачаклар
Әгәр кеше үзенең банк картасын мошенникларга акчага тапшырган икән, аңа 100-300 мең сум штраф салыначак яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән җәза биреләчәк. Банк картасын мошенникларга тапшыру хәзер 1 млн сумга кадәр штраф һәм 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана, бу кеше банк клиенты булмаган, ләкин картаны рәсмиләштергән һәм аны җинаятьчеләргә тапшырган очракта.
📌 Күченүчеләр еллык визалар ала алачак
Күченү программасында катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бер елга кадәр шәхси виза ала алачак. Шулай ук монтаж эшләрен, сервис һәм гарантия хезмәте күрсәтүне башкаручы чит ил хезмәткәрләренә виза бирү гадиләштереләчәк. Алар өч айга кадәр эш визалары ала алачак, аннан соң аларның гамәлдә булу вакыты туксан көннән дә артмаячак.
Тулырак: https://www.pnp.ru/top/zakony-vstupayushhie-v-silu-v-iyule.html