Бүген «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында «Иҗтимагый инициативалар һәм социаль өлкәдә коммерциячел булмаган оешмаларның роле» темасына вебинар узды. Мин фикер алышуда катнаштым һәм безнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштым.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты инде күп еллар коммерциягә карамаган оешмалар белән системалы эш алып бара. Хокук яклау, хәйрия һәм башка оешмалар белән системалы хезмәттәшлек җайга салынды - бу еллар эчендә 100 дән артык килешү төзелде, күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылды.
Коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме, шул исәптән финанс ярдәме аеруча мөһим. Татарстанда комплекслы ярдәм чаралары гамәлдә, ә грантлар конкурсларында катнашу нәтиҗәсендә коммерциячел булмаган оешмалар йортсызларга ярдәм итү, наркоманнарны тернәкләндерү, инвалид балалы гаиләләрне игътибарга алу кебек мөһим инициативаларны тормышка ашыра.
Коммерциячел булмаган оешмалар белән берлектә без гражданнарны уртак кабул итүләр уздырабыз, Вәкаләтле вәкилнең эксперт советы кысаларында хокукый агарту чаралары кертәбез, конкрет гражданнарның хокукларын яклау буенча коммерциячел булмаган оешмалардан кергән мөрәҗәгатьләрне карыйбыз.
Ел саен коммерцияле булмаган оешмалар арасында безнең партнерлар исемлеге арта, ә уртак эш юнәлешләрне колачлый бара. Мондый эш конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә һәм граждан җәмгыяте нигезләрен ныгыта.