Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Миңа Мамадыш районында яшәүче гражданка А.  “Мамадыш үзәк район

хастаханәсе”ндә тиешенчә медицина ярдәме күрсәтмәүләреннән зарланып мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, хроник авыруына һәм үпкә ялкынсынуы диагнозына карамастан, аңа ике тапкыр участок табибы тарафыннан кабул итүдән баш тартылган, нәтиҗәдә сәламәтлеге начарланган. Гражданка А.тикшерү үткәрүне һәм алга таба күзәтү һәм дәвалану узу өчен аны башка табибка күчерүдә ярдәм итүне сорап  мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан, мин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына тикшерү үткәрүне һәм тиешле чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәдә гражданка А.аның гаризасы нигезендә  ул башка участок табибына беркетелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International