Сабантуй бәйрәмендә кунакларыбыз белән бергә катнаштык

2025 елның 21 июне, шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында без коллегаларны – Россия Федерациясе субъектларыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне, шулай ук Абхазия Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне каршы алабыз. Бүген без бергәләп Казанның Мирный бистәсендә узган Сабантуй бәйрәмендә катнаштык.

Безнең кунаклар үзенчәлекле татар мәдәнияте, күп гасырлык кунакчыллык,  һәм халыклар дуслыгы традицияләре белән таныша алдылар. Бәйрәмдә Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән,  Зәй, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнарыннан утарлар эшләде.

Бәйрәм кысаларында мастер-класслар, бөтен Татарстаннан вокаль һәм бию коллективларының концертлары, спорт ярышлары, традицион ат чабышлары һәм милли көрәш узды. Милли костюмнар күргәзмәсе эшләде, татар киемнәре һәм аксессуарлар маркеты оештырылды. Бәйрәмнең төп акцентларының берсе, әлбәттә, милли кухня булды.

Авылның күренекле хезмәтчәннәрен, ветеран батырларны һәм яшь көрәшчеләрне хөрмәтләү тантанасын аерым билгеләп үтәсем килә.

Мондый чаралар мәдәниятебезне  сакларга ярдәм итә, аны безгә генә түгел, башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге дусларыбызга да якын итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International