“Әлбәдән” тарихи реконструкция фестивалендә булдылар

2025 елның 22 июне, якшәмбе

Бүген без хезмәттәшләребез белән Питрәч районының Әлбәдән авылында узган «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивалендә булдык. Бу фестиваль безнең барыбыз өчен дә якты вакыйгага гына түгел, ә тарихыбызның героик битләре турында тирән эмоциональ искә төшерүгә дә әверелде. Быел фестиваль берьюлы өч мөһим датага багышланды: Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучы елына һәм Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның тууына 125 ел тулуга.

Без 1945 елгы Җиңү Парадының Жуков орденлы  Кызыл байраклы  Казан югары танк училищесы  курсантлары катнашындагы реконструкциясен, шулай ук «Кенигсберг диварлары янында» хәрби-тарихи реконструкциясен карадык, ул Кенигсберг ныгытмасын штурмлау буенча героик операция – нацист Германиясен тулысынча тар-мар итү юлындагы мөһим этап турында сөйли.

Фестиваль өчен безнең яклаучылар турында бик күп күргәзмәләр әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчыларының батырлыклары турындагы экспозицияләрне, 1941-1945 елларда Кызыл Армия киемнәре күргәзмәсен, шул исәптән махсус хәрби операциягә һәм Россия Героена, Питрәч районында туган Иван Алексеевич Додосовка багышланган күргәзмәне дә күрдек.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан азатлык һәм тынычлык өчен гомерләрен биргән һәркем хөрмәтенә истәлекле акция узды. Фестиваль тәмамланганнан соң бүләкләр тапшыру тантанасы да узды.

Еллар уза,буыннар алмашына, әмма барыбызны да берләштергән нәрсә кала – авыр елларда җиребезне саклаучыларның батырлыклары истәлеге. Аларның рухи көче, Ватанга мәхәббәте, тынычлык өчен иң кадерлесен бирергә әзерлеге – барыбыз өчен дә үрнәк. Без бу хатирәне йөрәкләребездә сакларга һәм алга таба да тапшырырга тиешбез, бу тынычлыкның  нинди бәя белән яулап алынуын беркем һәм беркайчан да онытмасын өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International