Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 25 еллыгына багышланган конференция старт алды. Чараның темасы - "Кеше хокукларын яклауның заманча тенденцияләре: актуаль проблемалар һәм перспективалар".
Ачылу тантанасы «Шарм» сәнгать үзәгенең «Ассорти» балалар вокаль ансамбле чыгышы белән башланып китте. Балаларга көнебезнең кәефе өчен рәхмәт белдерәбез.
Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, чирек гасыр эчендә институт зур юл үтте - аякка басудан халыкара танылуга кадәр. “Бүген без гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эш алып барабыз, хокукый агартуны үстерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез, федераль һәм халыкара структуралар белән диалог төзибез”, - диде ул.
Конференциядә Россиянең 44 төбәгеннән һәм Абхазия Республикасыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, чит ил дәүләтләре консуллары, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни бергәлекләр катнаша. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтына карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Алда бай программа: сессияләр, тәҗрибә уртаклашу һәм кеше хокуклары өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышу.