Беренче сессия кысаларында конференция эше

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Пленар утырыштан соң конференция эше социаль якланмаган категория гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган беренче сессия кысаларында дәвам итте. Игътибар үзәгендә - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, өлкәннәр, йортсызлар, ятим балалар, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар һәм җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ булган башка төркемнәр.

Инде гамәлгә ашырыла торган чаралар да, ярдәмне үстерү перспективалары да тикшерелде. Сүз тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, социаль ярдәм билгеләүгә яңача якын килү, психиатрия ярдәменең әһәмияте, хокук яклау тәҗрибәсе, шулай ук яшьләрдә социаль җаваплылык формалаштыруда югары уку йортларының роле турында барды.

Коммерцияле булмаган оешмаларның практикасы аеруча кызыксыну уятты, мәсәлән, йортсызларга ярдәм итү, менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен  урыннар, балаларга һәм гаиләләргә профилактика һәм ярдәм күрсәтү ресурс үзәкләре.

Утырыш тәмамлангач, кунаклар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына багышланган фотокүргәзмәләр, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 25 еллыгына багышланган фотокүргәзмәләр белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International